Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Роспотребнадзор хаҗ кылучылар өчен белешмәлек чыгарган

Күзәтчелек органы мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше барачак.

Роспотребнадзор хаҗ кылучы мөселманнар өчен Денге һәм Зика бизгәге, шулай ук башка авырулар йоктыру куркынычы турында кисәтә торган белешмәлек чыгарган.

Согуд Гарәбстанына йогышлы авыруларга бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән дә күпләгән мөселманнар хаҗ кылырга килә. Шул сәбәпле, ваба, Денге, Зика бизгәге, сары бизгәк, менингококк инфекциясе кебек авыруларны йоктыру куркынычы арта, дип хәбәр итә күзәтчелек органының матбугат хезмәте.

Согуд Гарәбстанында быелның июнь аенда Йәмән дәүләте белән чиктәш Җизан районында ваба авыруының 13 очрагы теркәлгән инде. Йәмәннең үзендә әлеге чирне йоктыручылар саны 1 миллионнан да артып киткән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше барачак. Белгечләр искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булып кайтучылар 21 көн дәвамында медицина күзәтүе астында тора.

 

Фото: архив http://tat.tatar-inform.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев