Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Роспотребнадзор: Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында көтелә

Бүген Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемиологик чик арткан.

Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь азагында башланырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

“Ноябрь уртасыннан бирле без ОРВИ авыруларының атна саен артуын күзәтәбез. Декабрь азагында грипп буенча эпидемиология чиген сизелерлек артыр дип көтәбез. Бүгенге көнгә республикада яшәүчеләр арасында грипп һәм ОРВИның авыр формалары белән авыручылардан грипп вирусы барлыкка килүнең бер генә очрагы да юк”, - диде Татарстанның баш санитар табибы.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта Россиянең өч төбәгендә грипп эпидемиясе теркәлгән.

“Татарстан республикасында грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре буенча эпидемия ситуациясе тыныч. Ләкин бүгенге көнгә Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемия чиге арткан”, - диде Марина Патяшина.

Бу сезонда авыруга каршы прививканы 1 млн 800 мең кеше ясаткан. Бу Татарстан халкының яртысын тәшкил итә.

 Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев