Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Роспотребнадзорда күз авыруларын кисәтү хакында сөйләделәр

Хәзерге вакытта дөньяда 2,2 миллиардтан артык кеше тома сукыр яки күз белән бәйле проблемалары бар.

Роспотребнадзорда россиялеләргә күрә карауны кисәтү өчен күбрәк урамда йөрергә һәм актив яшәү рәвеше алып барырга киңәш иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Роспотребнадзорда искәртүләренчә, күрә карау бөтен дөньяда балалар һәм яшүсмерләр арасында иң еш очрый торган күз авыруларының берсе.

Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, ерактан начар күрүнең сәбәбе күзгә зур йөкләнеш килүгә түгел, ә укуга күп вакытын багышлаучы балаларның саф һавада бик аз йөрүенә бәйле.

«Паркта йөрү, урманга гөмбәгә бару, бакчада эшләү, ишегалдында уйнау һәм гомумән саф һавадагы теләсә нинди активлык үзеңне яхшы формада тотуга зур өлеш кертә, симерүдән һәм башка күп кенә авырулардан саклый, шул исәптән күрә карау барлыкка килү ихтималын киметә», - диелә Роспотребнадзор сайтында.

Сайтта билгеләп үтелгәнчә, көненә ким дигәндә бер сәгать вакытны урамда үткәрергә кирәк.

  • Хәзерге вакытта дөньяда 2,2 миллиардтан артык кеше тома сукыр яки күз белән бәйле проблемалары бар. 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев