Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия трассаларында көндез йөк машиналарының хәрәкәтен чиклиләр

Чикләү 20 майдан 31 августка кадәр һава температурасы 32 градустан артса гамәлдә булачак.

20 майдан 31 августка кадәр, һава температурасы 32 градустан артып киткәндә, Россия юлларының кайбер участокларында көндезге вакытта зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәрәкәт буенча чикләүләр Россия гидрометеорология үзәге һава торышы фаразлары нигезендә кертеләчәк. Өстәвенә, юлларда тиешле билгеләр пәйда булачак. Кагыйдә бозган өчен машина йөртүчеләргә административ чаралар кулланылачак.

Чикләү зур йөк транспорты йөргәннән соң, эссе һава торышында юлларда буразналар барлыкка килү белән бәйле. Шулай итеп, мондый транспорт төнлә, һава температурасы түбән булганда, йөри алачак.
Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X