Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә бала тәрбияләгән өчен түләнә торган пособиенең максималь күләме артачак

Айлык пособие 26,1 меңне тәшкил итәчәк.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бала тәрбияләгән өчен түләнә торган айлык пособиенең максималь күләме артачак. Бу хакта Социаль иминият фонды хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Айлык пособие 26,1 меңне тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта бу сумма 24,5 мең.

Шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча түләнә торган акчаларның максималь күләме 301 меңгә кадәр артачак.

Фонд мәгълүматлары буенча, Социаль иминият фонды акчалары хисабына хәзерге вакытта дүрт төрле пособие түләнә: йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала тәрбияләгән өчен түләнүче айлык пособие, бала тугач бер тапкыр түләнә торган һәм йөклелекнең башлангыч чорында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга бер мәртәбә бирелүче пособиеләр. 

Беренче ике пособие иминиятләштерелгән затның керемнәренә бәйле. Ә соңгы ике пособие законда билгеләнгән күләмдә түләнә. Алар үзгәрмәячәк: 16 759 сум – бу бала тугач бер тапкыр түләнә торган пособие, 628,47 сум – йөклелекнең башлангыч чорында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга бер мәртәбә түләнә. 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X