Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ»ның кабина каркаслары заводын ача

ТР Президенты Автокалада 403 фатирлы 63/15нче социаль ипотека йортын файдалануга тапшыру чарасында катнашачак.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга бара. Ул биредә «КАМАЗ» проекты - кабина каркаслары заводын ачуда катнашачак.

Завод дүрт цехтан (буяу, эретеп ябыштыру, логистика һәм энергия үзәге) гыйбарәт. Биредә елына 7 модификациядәге 57 мең кабина эшләп чыгарылачак. Завод 2016 елның мартында төзелә башлаган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 403 фатирлы 63/15нче социаль ипотека йортын файдалануга тапшыру чарасында да катнашыр дип көтелә. Әлеге йортның инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

 

Моннан тыш, Президент 65/06нчы проблемалы йорт белән танышырга ниятли. Аны «ФОН» компанияләр төркеме төзи башлаган, хәзер төзелеш эшләрен «Профит» компанияләр төркеме дәвам итә. Йортны 2020 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X