Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов “Дубравная” метро станциясен ачуда катнаша

Казан метрополитенының 11нче станциясен ачу көннең беренче яртысында булачак.

Бүген башкалада  Казан метрополитенының сан буенча 11нче станциясен ачу тантанасы була. Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Метрополитенның 11нче станциясен ачу көннең беренче яртысында булачак.

  • Казанда “Дубравная” метро станциясен төзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды.

2018 елның 8 маенда, “Дубравная”дан башлап, электропоездда техник йөреш форматында Татарстан Президенты узды. Ә бүген ул, яңадан бирегә килеп, метро станциясен ачуда катнаша.

  • “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы - 730 метр, киңлеге - 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Казан “Метроэлектротранс” предприятиесе фаразлары буенча, станция ачылган беренче көннәрдә үк аңардан тәүлегенә биш меңгә кадәр кеше файдаланачак. Алга таба бу сан икеләтә артачак.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев