Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан саклану чараларын координацияләү штабы төзергә кушты

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында имин булмаган төбәкләрдән килүче пассажирларны тепловизион җиһазлар ярдәмендә җентекләп тикшерәләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан саклану чараларын координацияләү өчен республика штабы төзергә йөкләмә бирде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүген иртән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллинның республикага вирус үтеп керүгә юл куймас өчен башкарылган эшләр турындагы докладын тыңлады. Рөстәм Миңнеханов вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә даими эшләүче штаб төзергә йөкләмә бирде», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, штабка ТР Сәламәтлек саклау, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчеләре керәчәк.

«Штабның беренче утырышы бүген Татарстан Премьер-министры визифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә узачак. Штаб көн саен җыелачак, эш нәтиҗәләре хакында оператив төстә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителәчәк», - диде Галимова.

 

ТР Президенты коронавирус очракларын булдырмас өчен Татарстанда нинди эш алып барылуы турында республика халкына системалы рәвештә мәгълүмат бирергә кушкан иде инде.

Хәзерге вакытта республикада куркыныч инфекцияләр үтеп керүдән саклау буенча чаралар көчәйтелде. «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында имин булмаган төбәкләрдән килүче пассажирларны тепловизион җиһазлар кулланып җентекләп тикшерәләр.

Фото: архив tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев