Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында яңа сөтчелек фермасы белән танышты

Татарстан Президенты 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексында булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре барышында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының яңа фермасында булды. Шул хактагы мәгълүмат республика лидерының сайтында урнаштырылган.

Рабочая поездка в Кукморский муниципальный район в рамках августовского совещания работников образования и науки РТ

1 мең 200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү эшләре 2015 елда тәмамланган. Биредә «Делаваль» фирмасы җиһазы кулланыла, ул бердәм ресурс саклау режимында эшләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, фермада терлекләрне аерым асрау технологиясе кулланыла. Сыерларны үсешнең төрле стадияләрендә аерым секторларда тоталар, биредә аларны асрауның барлык үзенчәлекләре дә исәпкә алынган.

Рабочая поездка в Кукморский муниципальный район в рамках августовского совещания работников образования и науки РТ

 

Бүгенге көндә комплекста 16 хезмәткәр эшли.

Рабочая поездка в Кукморский муниципальный район в рамках августовского совещания работников образования и науки РТ

Әлеге проектны гамәлгә ашыру Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында сөт сату күләмен елына 19 мең тоннага (көненә 50-52 тонна) кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. 

Фото: tatarstan.ru, instagram.com/rusminnikhanov/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев