Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады

«Курск янындагы сугышларда татарстанлылар да зур батырлыклар күрсәтте», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

«1943 елның җәендә Курск дугасында барган канкойгыч бәрелешләр Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш булды», - диде республика Президенты.

«Курск янындагы сугышларда татарстанлылар да зур батырлыклар күрсәтте», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Балык Бистәсе районында туып үскән, Советлар Союзы Герое, сержант Зәки Шәймәрдәновны искә алды. Ул бер сугышта дошманның 5 танкын юк иткән.

«Шуны шикләнмичә әйтергә мөмкин: Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итү хөрмәтенә аттырылган җиңү салюты залпларында Татарстанның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы да чагылыш тапкан», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X