Сазлыкны бакалар киптерсә... Миллиардлар чит илгә ничек кача?
Роскосмоска эшләүче фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Юрий Яскинның Көнбатышка качуы белән бер үк вакытка туры китереп, Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин белдерү ясады. “Роскосмос буенча инде без биш ел буе эшлибез. Анда урлашуларның чиге-кырые күренми, миллиардлар урлана. Миллиардлар. Технологиясе бик гади: башта акча күчерелә (чит илгә), аннан соң гаилә, аннан фигурант үзе”.
Бастрыкин әфәнденең сүзләреннән аңлашылганча, каракларны тотып бетерергә тикшерүчеләр җитми. Акчаны урлауның схемасы да бик билгеле һәм күптәннән килә: башта бер көнлек фирма төзелә, миллионлаган һәм миллиардлаган доллар шул фирма хисабына күчүгә, фирма үзе дә юк, эзе дә. Бу турыда инде Россия матбугаты бик күп еллар буена шаулый. Рәсми даирәләр дә гаепнең очы ниндидер шул билгесез арадашчы әфәнделәргә барып тоташудан зарлана. Прокуратураның, Тикшерү комитетының, полициянең, финанс шымчыларының, яшерен хезмәтләрнең, салымчыларның тулы бер армиясе, тышкы разведка ул шома әфәнделәргә каршы берни эшли алмыйлар.
Моңа газета хәбәрчесе бик гаҗәпләнә. Менә мин, йөз долларлык купюраны алыштыру өчен, банкка барам. Россия законнары буенча, андый вак акчага таләп ителмәсә дә, кассир миннән паспортымны сорап ала, озаклап, анкета тутыра, банкнотның чын икәнлеге бик яхшылап тикшерелә, шуннан соң анда бернинди дә кимчелек табылмаса, валюта алыштырыла. Хәзер валюта алыштыру өчен, хезмәт хакы турында белешмә дә сорыйлар бугай әле хәтта. Әле ярый чит илгә чыккач, күпме акчаны кайларда тотуың турында хисап таләп итмиләр. Без, гади гражданнар, хәләл акчабызны алыштыра алмый шулай интеккәндә, миллиардларны урлаучылар, ничектер җиңел генә, бюджет акчасын чит илгә күчерәләр дә куялар. Бу галәмәт өчен бернинди анкета, документ-фәлән таләп ителми микәнни соң?
Россия Интерпол әгъзасы булып тора, чит илләрнең барысында да диярлек акча “юдыру”га каршы кырыс законнар кабул ителгән. Бездән миллиардлар урлап качучылар исә, тыныч кына, койма аръягындагы виллаларда яшәп ята. Димәк, аларның кайтуын бик үк теләми безнең тикшерүчеләр. Урлашуларга һәм коррупциягә каршы көрәш бездә бакаларның сазлык киптерү белән шөгыльләнүләрен хәтерләтә. Бакага сазлык киптерүне йөкләсәң, сазлыкта су артачак, бары шул гына... Россия күләмендә караклыкның һәм ришвәтчелекнең космик тизлек белән үсүе нәкъ менә шул сәбәпле түгел микән?
Бер караганда, илдә коррупциягә каршы киеренке көрәш бара сыман. Икътисади үсеш министры Улюкаев, Ачык хөкүмәтне җитәкләгән Михаил Абызов, Президентның Ерак Көнчыгыштагы элекке вәкаләтле вәкиле Виктор Ишаев фигуралары бик “вак балык”лардан түгел бит. Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, Сахалинны җитәкләгән Александр Хорошавин, экс-сенатор Рәүф Арашуковлар да ни җитте генә кешеләр түгел. Коми Республикасының элекке башлыгы белән бергә аның бөтен командасын диярлек кулга алып бетерә яздылар әнә. ФСБ офицерларын да пачкалап алалар хәзер. Барысын да рәсми матбугатта зур шау-шу кубарып эләктерәләр, хәтта озак елларга таш капчыкка да ябып куялар.
Тик шулай да никтер күңел боларны коррупциягә каршы масштаблы көрәш дип кабул итми. Бердән, көрәш никадәр генә кызмасын, ришвәтчелек кимеми, аның күләме һәм темплары арту рәсми рәвештә дә таныла. Икенчедән, кулга алулар саны пиар-кампаниянең интенсивлыгы нәтиҗәсендә генә зур булып күренә. Җәзага тартылган “эре балык”лар саны кул бармаклары санына да тигезләшми. Мәртәбәле кулларга корыч беләзек киертүләр исә элиталарның үзара мөнәсәбәт ачыклавы кебек кенә кабул ителә. Россия халкы бу хәлләрне нәкъ шулай тоемлый да икән.
“Левада-үзәк” үткәргән сораштыру шуны күрсәтә. Бары тик россиялеләрнең 24 проценты гына шау-шулы җинаять эшләрен коррупциягә каршы җитди көрәш билгесе дип кабул итә икән. Халыкның 28 проценты, шул рәвешле икътисадтагы җитди проблемалардан игътибарны читкә юнәлтәләр, дип кенә саный. 31 процент исә югары дәрәҗәдәге түрәләрнең батырылуын югары даирәләрнең үзара йогынты өлкәсен бүлешүләре дип карый.
Мондый ышанмаучылыкның җитди нигезе дә бар. Коррупциягә каршы көрәштәге гадәттән тыш уңышлар телевизорда гына күренә, ә менә түрәләрнең бернәрсә белән дә аңлатып бетереп булмый торган байлыклары – күз алдында. Кыскасы, силовикларның, тиргә батып, ришвәтчеләр һәм каракларны аулавын ил халкы бакаларның сазлык киптерү белән шөгыльләнүләре дип кенә карый. Җитди теләк булганда, миллиардларны җиңел генә урлый торган каналларны ябу – бик мөмкин эш бит инде югыйсә. Зур вәкаләтле әфәнделәрнең караклык масштабын чигенә чыгып булмый торган океан итеп тәкъдим итүләре менә шул теләкнең җитеп бетмәвеннән түгел микән?
(“Ватаным Татарстан”, /№ 72, 18.05.2019/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев