Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ш.Агиев җәмгыятьнең катлауларга аерылуы пенсия реформасын кабул итүне тоткарлавын әйтте

РТ сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе хезмәт коллективларында, халык арасында пенсия реформасы турында аңлату эшләре үткәрергә кирәк дип саный.

Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе Шамил Агиев җәмгыятьнең катлауларга аерылуы пенсия реформасын кабул итүне җитди тоткарлый, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюда әйтте.

“Җәмгыятьнең катлауларга аерылуы барлыкка килү кешеләр аңына җитди тәэсир итә. Дәүләт учреждениеләрендә, корпорацияләрдә һәм концерннарда менеджер һәм җитәкчеләрнең хезмәт хаклары бик зур. Белоруссиядә һәм Германиядә, мәсәлән, катлауларга аерылу бездәге сыман йөзләп тапкыр түгел, биш-алты тапкыр гына”, - диде әңгәмәдәш.

Эксперт әлеге мәсьәләләрне чишәр вакыт җитте, диде. Шул ук вакытта пенсия реформасы кирәк. Шулай да барлык үзгәрешләр халык файдасына булырга тиеш.

 

Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе хезмәт коллективларында һәм халык арасында кичекмәстән пенсия реформасы турында аңлату эшләре үткәрергә кирәк дип саный. “Ул вакытта аның ул кадәр үк куркыныч түгеллеге күренәчәк. Әмма риза булмаучы категория һәрчак бар, бернишләп тә булмый”, - диде эксперт.
 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев