Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сәламәтлек саклау министрлыгында яман шеш китереп чыгаручы продуктларны атадылар

Яман шешне фастфудта кулланыла торган майлы ризык, азык кушылмалары, зур күләмдә кызыл ит һәм эчкечелек китереп чыгара ала.

Майлы ризык, алкоголь, тәмәке тарту һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвеше яман шешнең үсеш куркынычын арттыра. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Радиология милли медицина тикшеренү үзәге генераль директоры, Россия фәннәр академиясе академигы Андрей Каприн әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Майлы ризык, төрле азык өстәмәләре, шул исәптән — фастфудта кулланыла торганнары, дөрес булмаган күләмдә кызыл ит, эчкечелек, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше һәм симерү. Бу канцероген булып санала торган төгәл факторлар», — диде Андрей Каприн меланоманы диагностикалау көненә багышланган матбугат конференциясендә.

Баш һәм муен тиресенең вак-төякләрен диагностикалау һәм дәвалау буенча эшче төркем җитәкчесе Андрей Поляков бу авыруны иртә стадиядә диагностикалау мөһим, дип өстәде.

 

Ул билгеләп үткәнчә, меланоманың хәзерге вакытта беренче яки икенче стадиясендә ачыклануы 79 процент тәшкил итә. «Бу начар түгел, чөнки мондый стадиядә ун еллап яшәү 90 процентны тәшкил итә», — дип аңлатты Поляков.

Аның сүзләренә караганда, меланоманың үсеш куркынычы күп очракта кешенең үз организмына игътибары белән бәйле. «Миңнәргә һәм аларның үзгәрешләренә игътибар итәргә кирәк: үсешенә, төсләренең үзгәрүенә, тиредә яңалары барлыкка килүгә, кан саркуына...», — дип сөйләде ул.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X