Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

СПИДка каршы көрәш көнендә Татарстан халкы бушлай ВИЧ-тест уза алачак

Экспресс-тестларның дөреслеге 99,9 процент тәшкил итә. Анализның нәтиҗәләрен 10-30 минут эчендә үк белергә мөмкин.

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көнне Татарстанда яшәүчеләрне ВИЧка бушлай экспресс-тест узу өчен СПИД үзәгенә чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

«Иммунодефицит вирусы китереп чыгарган инфекциянең инкубация чоры 12 атна тирәсе дәвам итә. Вирус йоктырганнан алып канда антитәнчекләр барлыкка килгәнгә кадәрге вакыт «тәрәзә чоры» дип атала. Бу вакытта лаборатор тикшеренүләр инфекция барлыгын ачыклый алмый. Әмма мондый кешедән ВИЧ эләктерү куркынычы бик зур», - дип кисәтә Лилия Мөхәммәтҗанова.

Организмда ВИЧның булуын төгәл билгеләү өчен табиблар тестны берничә тапкыр – вирус белән зарарлануга шик туган вакыттан алып 2, 6 һәм 12 айдан соң узарга киңәш итә.

Иммунодефицит вирусын тиз арада ачыклау алымының өч өстенлеге бар: ул аноним рәвештә үткәрелә, үтемле һәм аның нәтиҗәсе бик тиз билгеле була. Экспресс-тестларның дөреслеге 99,9 процент тәшкил итә. Процедура уздыру өчен бармактан алынган кан яки селәгәй файдаланыла. Анализның нәтиҗәләрен 10-30 минут эчендә үк белергә мөмкин.

 

Экспресс-тестның нәтиҗәсе уңай булган очракта пациентның канын лаборатория шартларында иммунофермент анализының югары технологияле стандарт алымнарын (ИФА), иммунохемилюминесцент анализын (ИХА) яки антитәнчекләрне генә түгел, вирусның маркерларын да ачыкларга мөмкинлек бирә торган полимераз чылбыр реакциясен (ПЦР) кулланып тикшерергә кирәк.

Татарстанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә тестны үзләре теркәлгән поликлиникада үтә ала. Аноним рәвештә экспресс-тест узу, белгечтән киңәшләр алу өчен СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Казан, Николай Ершов урамы, 65.

СПИД үзәгенең филиаллары Әлмәттә (Түбән Мактама бистәсе, Промышленная урамы, 1а) һәм Чаллыда да (Вахитов проспекты, 12) бар. Эш тәртибе турындагы мәгълүмат www.infospid.ru сайтында урнаштырылган.

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев