Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора
Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.
Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада көн дәвамында 3,3 мең тонна сөт сатыла.
Чагыштыру өчен: Краснодар өлкәсендә тәүлегенә 2,6 мең тонна, Воронежда 1,8 мең тонна сөт сатыла. Россиядә авыл хуҗалыгы оешмаларыннан тәүлеклек сөт сату күләме 42,3 мең тонна. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев