Сәйлән» фестиваленең 4 сезоны игълан ителде
Проектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Ел саен фестивальдә меңләгән бала катнаша, ә җиңүчеләр исә танылган артистлар белән зур сәхнәдә чыгыш ясый! Сез дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны seilen@shayantv.ru адресына юлларга кирәк. Гаризалар 2022 елның 3 июленә кадәр кабул ителә.
Катнашучы гаризасын «ШАЯН ТВ» сайтыннан табып була.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=35690
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев