Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Табиб-уролог 30 яшьтән узган һәр ир-атны махсус анализ тапшырырга өнди

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 50нче номерлы приказы нигезендә, 30 яшьлек ирләр простата яман шешен ачыклау өчен анализ тапшырырга тиеш.

Уролог-андролог, сексолог Любовь Мумладзе 30 яшьтән узган ир-атлар ел саен ПСА (“простатический специфический антиген”) анализы бирергә тиеш диде. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 50нче номерлы приказы нигезендә, 30 яшьтән узган ир-атлар ел саен простата яман шешен ачыклау өчен махсус анализ (ПСА) бирергә тиеш. Безнең республика халкының 15-20 %ы гына бу анализ турында беләдер. Калганнар өчен бу – аңлашылмаслык хәрефләр”, - диде табиб.

Любовь Мумладзе фикеренчә, 50 яшьтән соң ир-атлар үз сәламәтлекләренә бөтенләй битараф. “50 яшь – ир-атлар өчен хөкем карары түгел. Бу яшьтә әле аның барлык функцияләре эшли. 50 яшь чигендә диспансеризациягә бармак аша гына карарга ярамый.  Минем табиб буларак халыкка сорауларым бик күп. Нигә безнең халыкта үз сәламәтлеген кайгарту гадәте юк?" - диде ул.

Табиб-уролог медицина учреждениеләренә вакытында мөрәҗәгать итү хакында да искәртте. "Ни өчен үлем сәбәбе табибларда дип уйлыйлар? Табиб – Аллаһы Тәгалә түгел. Авыруның терминаль стадиясендә табиб беркемне дә саклап кала алмый. Иң мөһиме – табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диде уролог.

Любовь Мумладзе сүзләренчә, табиблар янына үз-үзеңә диагноз куеп килергә кирәкми.

“Интернеттан карап, үзеңә диагноз куеп, шул авыруны тикшертү өчен лаборатория буенча анализ биреп йөрергә кирәкми. Иң кызыгы шунда: профессиональ янына һәвәскәр килә дә, диспут башлана. Пациент табибка теге яки бу авыру турында интернеттан укыганын сөйләп утыра. Табибны хөрмәт итәргә кирәк”, - диде уролог-андролог. 
 

/tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X