Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татар яшьләре “Печән базары” фестивалендә катнаша

Бүген VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының соңгы көне уза.

Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының соңгы көне уза. Программа буенча делегатлар "Черек күл" паркында "Печəн базары" заманча татар мəдəнияте фестивалендә катнаша. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булды.

“Печән базары” заманча татар мəдəнияте фестивале сәгать 11:00 кичке 22:00 кадəр "Черек күл" паркында уза. Быел фестивальдə 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; татарлар, мəдəният һəм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсияләр үткәрелә. Кафе һəм рестонаннар тəкъдим иткəн мастер-класслар, фин, америка, себер, əстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мəйданчыгы, "Бию for you" мастер-класслары, акустик татар музыкасы, заманча рəссамнарның инсталляциясе тəкъдим ителə.

Форумда делегат булып катнашкан Дилә Гарипова “Печән базары” фестивален бары тик уңай яктан гына бәяләде. “Фестивальдә быел күпкә күбрәк мәйданчыклар ачканнар, дизайнерлар да күбрәк җәлеп ителгән. Альтернатива бик зур дип әйтәсем килә. Фестивальне бары тик уңай яктан гына бәялим, моның өчен оештыручыларга рәхмәтлемен. Шунысы куандырды – татар милли бизәкләре, орнаментлары белән булган продуктларны татар милләтеннән булмаган дизайнерлар тәкъдим итте, алар үзенең эшләрен яратып башкарганнары сизелә. Ял итәр өчен барлык шартлар да бар, гомумән, кешеләр өчен әлеге фестивальне Черек күлдә уздыру бик уңайлы һәм дөрес дип уйлыйм. Форумда катнашмаган башка кешеләр дә “Печән базары”на кереп, җылы мохит белән таныша, күрә ала”, - диде Дилә Гарипова.

Лекторий үткәрә торган махсус урында хореограф Нигина Низамиева һәр 15 минут саен татар, кырым, әстерхан һәм себер татарлары биюләре буенча "Бию for you" мастер-классларын уздырды, теләгән һәр кеше хореографка кушылып, бию серләренә төшенде. Фаяз Хуҗин “Казан ханлыгы археологиясе”, Әскар Гатин “Татарстанга – 100 ел” экскурсияләрен оештырды. Кечкенә балалары белән килгән кешеләр өчен махсус Сабыйлар мәйданчыгы эшләде. “Сабыйлар” үзәге, “Остабикә” иҗат студиясе, “Юлбасма” нәшрияты тәкъдим ителде. “Гыйлем” фән һәм мәгърифәт үзәге фестивальдә Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү, “Хәлбуки”: татарча химия, экология, фәлсәфә һ.б. фәннәр, “Qayyum” ачык олимпиадасын уздырды.

 

Алга таба фестивальдә Tatar style мәйданчыгында Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Гөлназ Сәфәровадан уңыш тарихы лекциясе, Мира Рахматтан милли акцентлы стиль турында лекцияләр булыр дип көтелә. Лекторий дәвамында визажистлар кызларны бизәндереп, киңәшләрен бирәчәк. Фестивальнең төп яңалыгы – “Куркыныч хикәяләр” мәйданчыгы, аны Илдар Шәфыйков алып барачак. Шулай ук кичке 21:00 кадәр фестиваль дәвамында Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев, Эльнар Байназаров, Ислам Кәлимуллин, Зәринә Вилданова, Марат Сөләйманов катнашында музыка яңгыраячак.

Иртәгә барлык делегатлар да өйләренә кайтып китәчәк. 

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев