Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан дин әһелләре ГТО нормативларын тапшыруны дәвам итә

ГТО нормативларын тапшыруда башкалабызның 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 60тан артык имамы катнашачак.

Иртәгә Казан шәһәре имамнары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Вахитов районының “Трудовые резервы” стадионына җыелачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168741/

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168741/

Алар биредә беренче тапкыр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Россиякүләм физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын тапшыруда катнашачаклар. Бу – Казан мөхтәсибәте вәкилләренең беренче сессиясе, республика имам-мөхтәсибләре беренче сессияне быелның июнендә Чистайда үтәгән иде.

Шәһәр хәзрәтләре үзләренең физик әзерлекләрен җиңел атлетика, көч гимнастикасы һәм сыгылмалык буенча сынаячак: урта дистанциягә йөгерү (бер километрдан ике километрга кадәр), тартылу, күтәрелү, сикерү, 16 килолы гер күтәрү.

 

ГТО нормативларын тапшыруда башкалабызның 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 60тан артык имамы катнашачак.

“РФ ГТО тарихында, Татарстан – илебез төбәкләре арасында ГТО Россиякүләм чакыруына мөселман руханилары игътибар күрсәткән һәм сынауларны үтәүдә катнашкан бердәнбер төбәк”, – дип җиткерә ГТОның Татарстан Республикасындагы төбәк операторы.  

Бүгенге көндә Татарстан буенча ГТО хәрәкәтендә 560 мең кеше. Татарстан – Россиядә катнашучылар саны һәм ГТОның мактаулы алтын билгеләре бирелү буенча әйдәп баручылар рәтендә.

Фото: dumrt.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев