Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан кешесе 20 миллион сумга Ferrari автомобиле сатып алган

Италиядә җитештерелгән әлеге машиналарны Россиядә ешрак сатып ала башлаганнар.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан кешесе 20 миллион сумга Ferrari автомобиле сатып алган. «Автостат» сайтында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.

Агымдагы елда Россиядә 16 данә яңа Ferrari автомобиле сатылган. Шул ук вакытта, Италиядә җитештерелгән әлеге машиналарны безнең илдә ешрак сатып ала башлаганнар. Әйтик, хисап чорында илебездә 16 автомобиль (2017 елның шул чорында – 15) сатылган.

Аларның яртысын Ferrari 488 спорт-купесы (8 данә) тәшкил итә. Россиядә шулай ук 812 Superfast һәм GTC 4 Lusso модельләрен дә сатып алганнар.

Ferrari автомобильләренең яртысыннан артыгы (9 данә) Мәскәүдә сатылган, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсендә - икешәр машина. Татарстаннан тыш, берәр автомобиль Төмән өлкәсе һәм Алтайга киткән.

Италия автомобильләре рәсми дилеры сайтында югарыда атап үтелгән модельләрнең бәясе 20 миллион сумнан башлана.

 

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tatarstan-keshese-20-million-sumga-ferrari-avtomobile-satyp-algan балтач сайттынна алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X