Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрен башкарып, кунакханәләренә кайтты

Татарстан хаҗилары каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясады.

Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрен башкарып, Мина чатырларында яшәү, Гарәфәдә тору, Мөздалифәдә төн куну, Җәмарәттә шайтанга таш атулардан соң, кунакханәләренә кайтты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан хаҗиларыннан торган төркемнәрне җитәкләүче хәзрәтләр хаҗ эшләре, көнкүреш координация белән генә шөгыльләнеп калмый, ә милләттәш мосафирларны укыта да. Хаҗилар кунакханәләргә кайту белән уку-укытулар дәвам иткән. Дәресләр икенде намазыннан соң көндезге дүрткә каралган. 

Бүген хаҗилар каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясаган. Ул Коръән тәфсирен сөйләгән. "Гыйлем эстәү – ул үзе бер гыйбадәт", – дигән Рамил хәзрәт.

Хаҗилар арасында Рамил хәзрәтне Буада укыткан мөгаллиме Дамир хәзрәт Таҗетдинов та булган. Мәккәдә укытучы кеше үз укучысын укучы буларак тыңлаган.

 

Бүген, 24 августта, милләттәшләребезнең күбесе Әл-Хәрам мәчетенә Җомга намазына барды, кайберләре исә күршедәге мәчетләргә керделәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев