Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан командасы Бөтенроссия яшь туристлар слетында алдынгы булды

1-8 августта Краснодар краеның Гуамка хуторында Бөтенроссия яшь туристлар слеты узды.

1-8 август көннәрендә Краснодар краеның Гуамка хуторында Бөтенроссия яшь туристлар слеты узды. Анда Татарстаннан Яшел Үзән районының "6нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Бригантина)" командасы алдынгылыкны яулады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Слетта Россиянең 14 субъектыннан 200гә якын бала катнашты. Алар өчен Абшерон районы, Кавказ тыюлыгы таулары буйлап кросс-поход оештырылды. Слетта катнашучылар 2804 метр биеклегендәге Оштен тау түбәсен буйсындырды, шулай ук туристик күнекмәләрне формалаштыру буенча төрле биремнәр (учак ягу, су кайнату, үсемлек, гөмбә төрләрен, биеклек, ераклыкны билгеләү һ.б.) үтәде.

Татарстан командасы вәкилләре кыяга менү буенча – икенче, урынны билгеләү ярышларында беренче урынны алды. Кросс-походта һәм видеороликлар бәйгесендә – беренче, фотосурәтләр конкурсында икенче урынга лаек булдылар. Капитаннар мультиярышында Александра Зотова икенче урынны яулады.

Фото: mon.tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев