Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан кырларында игеннәрнең яртысы җыеп алынды

Бүгенгә 758,7 мең гектарда урып-җыю эшләре тәмамланган, бу – барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә.

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның яртысыннан артыгында суктырып алынды. 758,7 мең гектарда урып-җыю эшләре тәмамланды, бу барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң күп мәйданда ашлыкны җыеп алган районнар: Буа (34,2 мең гектар – 63,2 процент), Чистай (30 мең гектар – 59 процент), Алексеевск (29,4 мең гектар – 61,4 процент), Тәтеш (27,6 мең гектар – 62,1 процент), Сарман (26,4 мең гектар – 60 процент), Азнакай (26 мең гектар – 69,4 процент) һәм Нурлат (26 мең гекртар – 83 процент).

Оператив белешмәләргә караганда, 2018 елның 17 августына республика буенча 2 миллион 70 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1 миллион тоннадан артыгы көзге бодай, 300 мең тоннасы көзге арыш, 561 мең тоннасы арпа һәм 72 мең тонна борчак.

Республика игенчеләре сабан бодае һәм солы җыюга кереште. Бүгенгә сабан бодае 22,9 мең гектар мәйданда суктырылган, бу – фаразланганнан 6 процентны тәшкил итә. 57 мең тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 25 центнер. Солы 21,7 мең гектар мәйданда 50 мең тонна суктырып алынган, уртача уңышлылык – гектарына 23,1 центнер.

 

Урак башланганнан бирле иң күп ашлык җыйган районнар: Сарман  – 92,5 мең тонна, Зәй  – 90,7 мең тонна, Тәтеш – 90 мең тонна, Нурлат – 86 мең тонна, Буа – 85,3 мең тонна.

Татарстан буенча бер гектардан уртача уңышлылык 27,3 центнерны тәшкил итә. Бөртеклеләр уңышы буенча алдынгылар рәтендә: Зәй  районы (бер гектарга уртача уңышлылык – 39 центнер), Актаныш районы (34,7 центнер), Сарман районы (35,1 центнер), Нурлат, Тукай, Тәтеш районнары (33әр центнер).

Фото: Tatar-inform.ru архивы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X