Теләче Информ

Татарстан мәчетләренә Корбан бәйрәмгә 133 мең мөселман килгән

Бәйрәм намазы республикада 1424 мәчеттә укылган.

Татарстан мәчетләрендә Корбан гаете намазына 133 мең мөселман килгән. Бу саннарны Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм намазы республикада 1424 мәчеттә укылган. Корбан чалу өчен 70 урын оештырылган. Шуларның 18е Казанда эшләгән.

 

Реклама

Дини чаралар вакытында тәртип саклауда 1600 полиция хезмәткәре катнашкан. Моннан тыш, шәхси сак оешмаларыннан йөздән артык хезмәткәр, ирекле халык дружинасының меңнән артык әгъзасы һәм башкалар булган.

Чыганак: ИА ТАТАР-ИНФОРМ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: