Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан мөфтие, Шереметьево аэропортында фаҗига булу сәбәпле, кайгы белән уртаклаша

Самолетта булган 78 кешенең 37е исән калган - 33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шереметьево аэропортында SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең ихластан кайгыларын уртаклаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бөтен илебез халкы зур борчу белән Шереметьево аэропортында булган вакыйгаларны күзәтеп барды, һәм менә SSJ-100 очкычында килеп чыккан янгында һәлак булучылар турында соңгы мәгълүмат – 78 кешедән нибары 37 пассажир һәм экипаж әгъзасы исән калган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам", - ди мөфти.

 

"Бу авыр минутларда Татарстан мөселманнары күңелләре белән алар янында булып, авыр хәсрәт ачысын уртаклаша. Моның иң яхшы чагылышы булып мәрхүмнәр рухына кылган догаларыбыз торыр: Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен, авиафаҗигә корбаннарының туганнары һәм якыннарына әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - диелгән кайгынмәдә.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев