Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Мәгариф һәм фән министры укучыларны һәм педагогларны Белем көне белән котлады

1 сентябрь – ул Белем көне генә түгел, ә һәркем тормышында яңа башлангыч та, дип саный Рафис Борһанов.

(Казан, 1сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларны Белем көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кадерле балалар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм.

1 сентябрь – ул Белем көне генә түгел, ә һәркайсыгыз тормышында яңа башлангыч та. Алда кызыклы фәннәр, укытучылар, яңа ачышлар көтә сезне.

1 сентябрьне аеруча беренче сыйныфка баручылар һәм аларның әти-әниләре көтеп ала. Быел беренче тапкыр мәктәпкә 50 613 яшь татарстанлы аяк басты.

Педагогларга һәм әти-әниләргә профессиональ уңышлар, зирәклек һәм сабырлык телим. Укучыларга һәм студентларга үҗәтлек, яхшы билгеләр телим”, - диелгән Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов котлау текстында.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/01/170713/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев