Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан наркологлары бер кап тәмәке бәясен 400-450 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте

Тәмәке бәясе Европа илләрендә кебек кыйммәт торса, бу начар гадәттән барлыкка килгән авыру очракларын киметеп булачак, ди табиблар.

Россиядә тәмәкегә бәяләрне арттыру күп кенә кешене бу яман гадәт китереп чыгарган авырулардан сакларга ярдәм итәчәк. Әлеге фикерне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий җиткерде.

“Тәмәке тартучының үзен һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне агулаучы сигаретлар арзан торырга тиеш түгел. Мәсәлән, Европа берлеге илләрендә һәм Америкада бер кап тәмәке бәясе безнеңчә якынча 400-450 сум тора. Әгәр без дә шундый бәяләргә ирешә алсак, икътисади сәбәпләр аркасында күп кенә кеше бу начар гадәтен ташлар иде”, - диде табиб.

Тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясе тәмәке эшләнмәләренә акцизларны күтәрү мәсьәләсен күзаллый һәм аны 2008 елда Россия дә хуплады.

“Россия берничә ел элек ратификацияләгән халыкара конвенция тәмәке эшләнмәләренә акцизларны һәм гомуми бәяләрне күтәрүне күздә тота. Минем уйлавымча, әлеге темага хәзер игътибар зур булачак. Инде конвенциянең төп таләпләре федераль закон белән үтәлде һәм алга таба акцизларны күтәрү таләбен тормышка ашырырга кирәк булачак”, - дип аңлатты Степан Криницкий.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X