Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Пенсия фонды гражданнарга СМС-хәбәрләр аша мәгълүмат бирә башлаячак

Беренче СМС-хәбәрләр эш бирүчеләргә адресланыр дип көтелә.

Татарстан Пенсия фонды гражданнарга бүгеннән СМС-хәбәрләр аша мәгълүмат бирә башлаячак. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче СМС-хәбәрләр эш бирүчеләргә адресланыр дип көтелә. Аларга Пенсия фонды органнарына 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча май ае өчен СЗВ-М формасы буенча хисап тәкъдим итү кирәклеге хакында искәртәчәкләр. Алга таба гражданнарга ай саен хәбәр җибәреп торачаклар.

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегендә искәртүләренчә, әлеге тәҗрибә республика иминиятчеләре арасында дисциплинаны арттырачак һәм штраф санкцияләре санын берничә тапкыр киметәчәк. Бу зур предприятиеләр өчен аеруча актуаль.

СМС-хәбәрне үз вакытында алу өчен, татарстанлыларга мобиль телефон номерларын яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев