Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Президенты хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын сакларга йөкләмә биргән

Хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәргә киткән егетләрнең эш урыны бары тик дәүләт оешмаларында гына саклана.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын саклау мәсьәләсен карарга йөкләмә биргән. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Республика лидерының йөкләмәсен ТР Хәрби комиссариаты, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кабул итеп алган.

Галимова искәрткәнчә, хәзерге вакытта закон хәрби бурычын үтәргә киткән егетләрнең эш урыны бары тик дәүләт оешмаларында гына саклануын гарантияли.

«Армиядә хезмәт иткән һәрбер егет үзенең эш урынына кире әйләнеп кайта алсын өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Әлеге урын аңа беркетеләчәк», - диде ул.

Казан Кремле вәкиле хәбәр иткәнчә, әлеге кагыйдә оешманың күмәк килешүендә теркәлергә мөмкин. Шулай ук армиядән соң үзләренең эш урынын алыштырырга теләгән солдатлар өчен яңадан әзерлек уздырырга тәкъдим ителә. Бу мәсьәлә мәшгульлек үзәкләре катнашында хәл ителәчәк, диде Галимова.

Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын саклау мәсьәләсе буенча Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге эшче төркем кичә үзенең беренче утырышын үткәргән. Төркемнең тәкъдиме ТР Хөкүмәте карарының нигезенә ятарга тиеш. 

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев