Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Президенты республикада вазгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде

Татарстан Президенты Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көне алдыннан юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре тапшырды.

Татарстанның анда яшәүчеләр өчен тотрыклы мәйдан булуын телим, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырганда әйтте.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә "Форд Фокус” маркалы 23 автомобиль ачкычы тапшырылды.

“Кадерле дуслар, беренче чиратта сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, хезмәтегез өчен рәхмәт. Республикада вазгыять тотрыклы.

Вручение Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
автомобилей подразделениям ГИБДД МВД по Республике Татарстан.

 

Хокук саклау системасының ныклы хезмәте нәтиҗәсендә транспорт куркынычсызлыгы өлкәсендә уңай үсеш бара. Татарстанның анда яшәүчеләр өчен тотрыклы мәйдан булуын телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Республика Дәүләт инспекциясе автопаркы быел ике йөзләп автомобильгә тулыланды. Аларның яртысы республика бюджеты хисабыннан алынган.

“Соңгы елларда юлларда имгәнүләр ике тапкырга кимеде. Транспорт белән тәэмин ителеш йөз процент диярлек”, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча башлыгы Артем Хохорин.

 

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев