Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Президенты татар телен саклап калу өчен аны актив кулланырга өндәде

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, татар телен саклау эшләрен татарлар үзләре дә алып барырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклап калу өчен аны көндәлек тормышта актив кулланырга өндәде. Бу хакта ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйтте. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Безне беркем дә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итә алмый. Әгәр гаиләләрдә туган телдә сөйләшмиләр икән, балалар телне белмәячәк”, - диде Татарстан Президенты.

Заседание Медиаклуба при Полномочном представительстве Республики Татарстан в Российской Федерации. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

 

Татарстан Президенты татар телен саклау эшен һәр кеше үзеннән башларга тиеш, ди. Шул ук вакытта ул республикадан читтә яшәүче татарлар белән актив элемтәдә булуны һәм татар телен өйрәнү, “Ана теле” онлайн-мәктәп ярдәмендә татарлар тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлекләре турында искәртте.

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X