Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Республикасы «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонына кушылды

Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкарды.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонында Татарстан Республикасы катнашты. Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын беренче тапкыр рус һәм татар телләрендә башкарды.

«Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы уза. Әлеге акция Идел буе федераль округы төбәкләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк һәм барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклаячак», - диде Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева.

«Җиңү көне» җырын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» проектында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарды.

«Һәр артист Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция һәм флешмобларда бик теләп катнаша дип уйлыйм. Бу – безнең сугыш ветераннары, бабайларыбыз һәм әтиләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Алар үзләренең яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчләрен кызганмыйча Җиңү таңын якынайтты», - диде Винера Ганиева.

Артистлар әйдәп баручы региональ мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать үзәге – Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле диварлары, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгыш ясады.

Аудио- һәм видеоролик республика гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары белән сайтларда һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк. Татарстан Республикасы эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырды.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X