Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан синоптиклары халыкны көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәтте

Бүген, 24 майда, республикада термометрның терекөмеш баганасы +16 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Татарстан синоптиклары республика халкын һәм кунакларны көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәтте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән хәбәр иттеләр.

«24 майда, көндез Татарстанда төньяктан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Көндез республикага төньяк-көнбатыштан салкын антициклон йогынты ясаячак – явым-төшем көтелми, һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итәчәк», - дип искәрттеләр идарәдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе республика халкын һәм кунакларны көчле җилнең бик куркыныч булырга мөмкин икәнлеге хакында кисәтә. Артык ихтыяҗ булмаганда, урамга чыкмагыз.

Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, иң яхшысы – җир асты кичүендә яшеренү. Давыл вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү бик куркыныч. Шулай ук вывескалар, юл билгеләре, йорт диварлары һәм зур агачлардан ераграк торуың хәерле.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X