Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм юеш кар турында кисәтә

Төнлә урыны белән республикада һава температурасы -2 градуска кадәр булырга мөмкин.

20 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр булачак, төнлә һәм иртән юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары ноль градуска кадәр төшә. Шул ук вакытта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада кайбер урыннарда туфракта -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.

Көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылына. Бүгенгедән бераз җылырак булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 17.10 сәгатьтә Казанда һава температурасы 7,5 градус җылылыкта булган.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X