Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан сөт сату буенча Россия төбәкләре арасында әйдәп бара

30 ноябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча, республикада бер тәүлек эчендә 3,6 мең тоннадан артык сөт сатылган.

Татарстан сөт сату буенча Россия төбәкләре арасында әйдәп бара. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 26 ноябрьгә булган оператив мәгълүматлары буенча, Татарстанда бер тәүлектә сатылган сөтнең күләме 2,9 мең тонна тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: бу ике төбәк – Свердловск (1,5 мең тонна) һәм Мәскәү (1,4 мең) өлкәләре икесе бергә җитештергән сөт күләменә тиң.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан сөт җитештерү һәм сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында әйдәп бара, ул әлеге күрсәткечләр буенча беренче урынны били. «Россиядә җитештерелгән сөтнең җиде проценттан артыгы республика өлешенә туры килә», - дип искәртте министр урынбасары.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 30 ноябрьгә булган оператив мәгълүматлары буенча, республикада бер тәүлек эчендә 3681,4 тонна сөт сатылган. Аның 3059,8 тоннасы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә җитештерелгән, 621,6 тоннасы халыктан җыелган.

Әтнә районында бер сыердан тәүлегенә уртача – 23,1, Кукмарада – 20,2, Мамадышта – 20,1, Сабада – 19,7, Балтач районында 17,1 килограмм сөт савып алганнар.

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев