Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан укытучылары өч ел эчендә 45 мең яңа ноутбук алды

Республика педагоглары компьютер техникасын “Укытучыга – ноутбук” программасы буенча яңартты.

Татарстанда “Укытучыга – ноутбук” өч еллык республика программасы төгәлләнде. 39 мең яңа ноутбук гомуми белем мәктәпләренә, 6 меңе техникум һәм көллиятләргә бирелде. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Республика укытучылары 2010 – 2011 елларда бирелгән компьютер техникасын яңартты. Яңа ноутбуклар педагогларга “Татарстанда электрон белем бирү” мәгълүмат системасында эшләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, электрон класс журналын алып барырга, белем бирү процессында цифрлы чыганаклардан файдаланырга була.

Программа баштан ук гомуми белем мәктәпләре укытучыларына гына каралган була. Әмма ноутбукларны Татарстандагы урта һөнәри белем бирү йортлары да алды.

Фото: Михаил Захаров/архив

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев