Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 175 меңнән артык кеше Конституциягә төзәтмәләр буенча өендә тавыш биргән

Участок комиссияләре 1 июльнең 17:00 сәгатенә кадәр гражданнарның өйдә тавыш бирергә теләве турында гаризалар кабул итә.

Татарстанда 175 меңнән артык кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча өйдә тавыш биргән. 29 июньгә булган мәгълүматларны республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдим итте.

«Сайлау комиссиясе әгъзалары участокка килү мөмкинлеге булмаган гражданнарның өенә бара. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 29 июньгә бу мөмкинлектән 175 677 татарстанлы файдаланган», — диелә Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.  

Участок комиссияләре гражданнардан өйдә тавыш бирү турында гаризаларны 1 июльнең 17:00 сәгатенә кадәр кабул итә.

Өйдә тавыш бирү контактсыз уза. Сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирүченең өенә керми. Күзәтүчеләр барында ишек янына тавыш бирү өчен тартма куялар, ишек тоткасына пакет эләләр, ишеккә шалтыраталар һәм ике метр санитар дистанция саклап басалар. Герметик пакетта бюллетень, бюллетень алу турында гариза бланкы, бер тапкыр куллана торган битлек һәм перчатка, дезинфекцияли торган салфетка, авторучка булачак.

Тавыш бирүче шәхесен раслату өчен паспортын ачып күрсәтә, пакетны алып фатирына кереп китә һәм шунда бюллетеньне тутыра. Соңыннан, битлек һәм перчатканы салмыйча гына ишекне ача һәм бюллетеньне тартмага сала. 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/29-06-2020/tatarstanda-175-me-n-n-artyk-keshe-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-buencha-end-tavysh-birg-n-5752948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев