Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 2,6 миллион тонна ашлык суктырылды

Республиканың кайбер районнарында тулаем ашлык җыемы 100 мең тоннадан артып китә.

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда 2610,8 мең тонна ашлык суктырылды, шул исәптән 1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың кайбер районнарында тулаем ашлык җыемы 100 мең тоннадан артып китә. Болар: Сарман районы – 110,9 мең тонна, Зәй районы – 108,2 мең тонна, Тәтеш районы– 101 мең тонна.  Буа (99,9 мең тонна) һәм Нурлат (99,7 мең тонна) районнары да бу күрсәткечләргә якын.

Урып-җыю  кампаниясе башыннан Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 984,7 мең га мәйданда суктырылган, бу  фараздан 66 процент тәшкил итә. Иң күп мәйдан Буа районында суктырылган (40,7 мең га, бу – фараздан 73,8 %), Чистайда - 37,2 мең га (71 %), Алексеевск районында - 37,1 мең га (73,8%), Арчада - 35 мең га (66,2%).

 

Татарстан Республикасы буенча бер гектардан уртача уңыш 26,5 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләр буенча алдынгы рәтләрдә: Зәй (уртача уңыш – 37 ц/га), Актаныш (34 ц/га), Сарман (33,8 ц/га), Нурлат (32,2 ц/га), Тукай (31,7 ц/га), Тәтеш (31 ц/га) районнары, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X