Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда балаларга АКДС прививкасына алмаш вакцина ясала башлаячак

“Әлеге вакцина эченә биш төрле инфекциягә каршы штаммнар керә”, - диде Дмитрий Лопушов.

Тиздән балаларга АКДС прививкасына алмашка биш йогышлы авыруга каршы берьюлы тәэсир итә торган вакцина ясала башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Россиядә дифтерия, бума ютәл (коклюш), В гепатиты, катып калу (столбняк), гемофилия инфекцияләрен берләштергән вакцина эшләнә. Бу хәзер куела торган АКДСка алмаш булачак”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунизация буенча баш белгече Дмитрий Лопушов.

Билгеле булганча, катнаш вакцинаның чит илдә эшләнгәннәре инде бар. Россиядә мондый вакцина юк иде һәм ул яңарак кына теркәлде.

 

“Әлеге вакцинаның уңай ягы – организмга булган индукцион йөкләнешне киметү. Балага берьюлы биш инфекциягә каршы бер укол ясалачак. Кулланылышка чыкканчы ул сыйфат контроле аша уза һәм барлык булырга мөмкин реакцияләре өйрәнелә”, - диде баш белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, федераль бюджеттан бүленгәч, якын арада әлеге прививка балаларга ясала башлаячак.
 

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев