Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда беренче тапкыр елына бер млрд йомырка җитештерелде

Соңгы өч елда йомырка җитештерү 29 процентка артты, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары йомырка җитештерү буенча елга 1 млрд данә чиген беренче тапкыр узды. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмалары йомырка җитештерү күләмен тотрыклы рәвештә арттырып бара. «Өч ел эчендә үсеш 29 процентка артты», – диде Марат Әхмәтов.

Республика авыл хуҗалыкларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 2016 елда 838 млн данә йомырка җитештерелгән. 2017 елда - 880 млн, 2018 елда 1 млрд 079 млн данә тәшкил иткән.

 

«Азык-төлек өчен йомырка җитештерүнең 32 процентын «Яратель» тәэмин итте»,- диде министр. 2018 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән йомырка күләменең 76 проценты (814 млн йомырка) «Яратель» өлешенә туры килә, дип аңлатты Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, узган ел төбәктә хуҗалыкларның барлык категорияләре 1,4 млрд данә йомырка җитештергән. Бу 2017 ел күрсәткеченнән 17 процентка артык.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев