Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган

Ачыкланган очракларның 51е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган. Аларның күбесе Казанда һәм Әлмәт районында ачыкланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«21 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын 34 кеше өйдә дәвалана, аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза», — диде Галимова. Аның сүзләренә караганда, ачыкланган очракларның 51е авыру кешеләр белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 30дан 50 яшькә кадәр — 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 12 һәм 60тан 70 яшькә кадәр - 12 очрак.

 

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан — 20 һәм Әлмәт районы — 11 алда бара. Өченче урында Яр Чаллы — 5 зарарлану очрагы. Моннан тыш, Буа районында 4 очрак, Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында 3әр очрак расланган. Моннан тыш, Лениногорск, Саба, Арча, Яшел Үзән, Чүпрәле, Биектау һәм Аксубай районнарында авырулар очраклары ачыкланган.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев