Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 65 яңа очрагы ачыкланган

Инфекцияле кешеләр арасыннан егермесе хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 65 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«20 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана. Өйдәгеләрнең авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза», — дип аңлатты Галимова.

Шул ук вакытта, агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, 19 очрак читтән кертелгән, ә 46 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

Авыручылар арасында җидесе балигъ булмаган бала, бишесе 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр, 20 кеше 30-50 яшьтәгеләр. Тагын 14 кеше 50дән 60 яшькә кадәр, 11 кеше 60тан 70 яшькә кадәрге, җидесе 70-80 яшь арасында һәм бер кеше 80-90 яшь арасында булуы ачыкланган.

 

Инфекциялеләр аеруча Казанда күп ачыкланган — Татарстан башкаласында 21 кеше авыру йоктырган. Чүпрәле, Нурлат һәм Теләче районнарында дүртәр, өчәр очрак — Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камада, Кукмара һәм Сарман районнарында, икешәр очрак Алабуга һәм Тәтештә, Балтач, Буа һәм Саба районнарында теркәлгән. Берәр очрак Әлмәт, Лениногорск һәм Чистай, Азнакай, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында ачыкланган.

 Covid-19 авыруыннан өч кеше савыккан. Аларның берсе Казанда һәм икесе Чаллыда, дип өстәде Лилия Галимова.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев