Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда давыл узган: бер районга зур зыян килгән

Кичә Актаныш районының күп кенә авылларында көчле җил- яңгырлар булып узган. Такталачык авылына ураганның иң көчле башы эләккән, килгән зыян миллионнар белән исәпләнә, дип хәбәр итә "Актаныш" сайты.

Ярты сәгать чамасы гына дулаган давыл шәхси секторларга шактый зыян салган, электр линияләрен яраксыз хәлгә китергән. Иң зур казаны  “Таң” хуҗалыгының ындыр табагы күргән. Мизгел эчендә икмәк  саклана торган ике амбарның түбәсен алып ташлаган ул.

- Торнадо булды бугай ул бөтенләй. Әйләнеп-әйләнеп торды бит, - дип искә ала кичәге вакыйганы хуҗалык хезмәткәре, - ярый төшке аш вакыты иде. Шуңа күрә кеше корбаннары юк. Юкса, бер амбар эчендә кайткан икмәкне эшкәртеп торучылар бар иде. Ходай саклаган инде. 

Калай профнастилдан эшләнгән түбәнең бер ягы, торба, ныгытмалары белән бергә,  байтак ара очып барып, икенче корылма өстенә барып төшкән. Икенче як түбәне исә торнадо әйләндереп җиргә салып куйган. Көзге чәчүгә әзерләнгән бөртекләр дә зыян күргән. Быелгы икмәкне, гомумән, су эченнән алып, башка корылмага күчергәннәр. 

“Таң” хуҗалыгы кичәге гарасат нәтиҗәләрен миллионнар белән исәпли.

- 1,5 – 2 миллион сумлык зыян күренеп тора. Иң гаҗәбе, әлеге корылмаларның берсе 3 ел элек тә давыл нәтиҗәсендә зур зыян күргән иде. Ул чакта аның түбәсен   демонтажлап кына калмадык, тулысынча яптык. Һәм менә тагын шушы ук хәл.  Ни сәбәпледер гарасат нәкъ шул полосадан үтә, - ди хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов. 

Нигездә, давыл ихатадагы каралты-кураларны пыран-заран китергән. Йортларга зыян килмәгән. Түбә калайлары урамның каршы ягына да очкан, хәтта көтүлеккә кадәр барып җиткән алар. Шактый еллар үзенең зурлыгы белән күңелгә шом салып торган тупыл агачы да кичә шартлап сынган. Нәтиҗәдә, газ торбасы бөгелеп, бер йорт утсыз төн чыккан. Кеше яшәмәгән йортның бер рәт шиферы да гарасатның юлына каршы торган булса кирәк – хәзер ул урын шиферсыз. 

Лилия БӘХТИЕВА, автор фотолары

Чыганак:http://aktanysh-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев