Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда ел саен меңгә якын егет контракт буенча хезмәт итүне сайлый

27 октябрьдә Казанда «Контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау» дигән акция узачак.

Татарстанда ел саен 700-1000 егет контракт буенча хезмәт итүне сайлый. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар китерде.

«Ел саен без чакырылышка әзерлек буенча гаять зур эш башкарабыз. Хәрби исәп, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш кампаниясен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча Россия субъектлары арасында берничә тапкыр лидер булдык. Бер елда Татарстаннан Кораллы көчләргә 7 мең егет китә, аларның 1 меңнән артыгы хәрби белгечлекләр буенча әзерлек узган. Ел саен шуларның 300гә якыны контракт буенча хезмәт итәргә кала», - дип искәртте Дамир Фәттахов.

27 октябрьдә Татарстан башкаласында, «Казан» Гаилә үзәге янында «Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау» дигән акция узачак. Чара кунакларын хәрби техника күргәзмәсе, кул сугышы буенча мастер-класслар, электрон тир, күңел ачу программасы һәм «Миг-29» очкычларында «Стрижи» югары пилотаж төркеменең чыгышлары көтә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев