Теләче Информ

Татарстанда үгез хуҗасын сөзеп үтергән

Фаҗига 31 июль көнне кичен Чистай районы Кече Талкыш авылында килеп чыккан.

69 яшьлек ир-ат исерек хәлдә койманы җимерергә җыенган үгез янына кергән. Хуҗа таяк белән коралланган. Үгез иргә ташланган, башы һәм мөгезләре белән хуҗасын коймага китереп кыскан.  Ир-ат алган яраларыннан урында ук һәлак булган.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.

Реклама

Узган елның май аенда шуңа охшаш хәл Арча районында килеп чыккан иде.

http://maydan.tatar/

Фото: https://pixabay.com

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: