Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда хатын-кызны балалар порнографиясе таратуда гаеплиләр

Татарстанда хатын-кызны балалар порнографиясе таратуда гаеплиләр. Бу хакта "Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте

Агентлык язуынча, республикада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз ике ел дәвамында Интернеттан балигъ булмаганнар катнашында порнороликлар алган. Моннан тыш, 2017 елның гынвары башында ул социаль челтәрдә 14 яше тулмаган балалар булган порнографик материаллар тараткан.
 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге факт буенча “Балигъ булмаганнар порнографик сурәтләре белән материаллар һәм предметлар әзерләү һәм әйләнешкә кертү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Эш судка җибәрелгән.

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=23277

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев