Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда коткаручылар машинада туңып утыручыларга ярдәм иттеләр Мәскәү – Уфа трассасының 938нче

Мәскәү – Уфа трассасының 938нче чакрымында "Митсубиси" машинасының бензины бетә.

Татарстанда коткаручылар машинада туңып утыручы ир-ат белән хатын-кызга һәм аларның өч яшьлек улларына ярдәм иткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"гаРоссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә кичке унда 5нче зона эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләренең дежур сменасы Мәскәү – Уфа трассасының 938 нче чакрымында "Митсубиси" машинасының бензины бетүе турында хәбәр алды. Машинада өч кеше туңа һәм ярдәм сорый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килеп, 31 яшьлек хатын-кызны, 35 яшьлек ир-атны һәм малайны кайнар чәй белән сыйлады һәм якындагы ягулык салу станциясенә озатты

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев