Теләче Информ

Татарстанда мөселманнар өчен авыл төзеләчәк

ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге уникаль торак комплексында яшәргә теләк белдергән кешеләрдән гаризалар кабул итә башлаган инде.

Татарстанда якын киләчәктә хәләл яшәү рәвешен алга сөргән татар авылы калкып чыгачак. «Мәрҗани» мәчетендә узган имамнар җыелышында ТР мөфтие урынбасары, «ТР ВАКЫФ» фонды генераль директоры Мансур Җәләлетдин шулай дип белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге уникаль торак комплексында яшәргә теләк белдергән кешеләрдән гаризалар кабул итә башлаган инде.

Ул Лаеш яки Питрәч районнарында төзелергә мөмкин – хәзерге вакытта авылга җир бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә.

Реклама

«Бизнес-онлайн» язганча, хәләл торак комплексындагы яшәү шартларына килгәндә, биредә исламның барлык кушканнарын үтәргә кирәк, шулай ук күчемсез милекне арендага бирергә ярамый. Этноавылда мәчет һәм мәдрәсә дә эшләячәк.

 

Фото: tatar-congress.org

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: