Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды

Татарстанда 13 октябрьгә коронавирус аркасында 92 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Чаллыда яшәүче 1940 елгы хатынны пневмония белән автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәләр. Хатын-кызның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

1947 елда туган икенче бер хатын-кыз ике яклы вирус пневмония белән хастаханәгә эләгә. Аның хәле хроник авырулары кискенләшүе фонында катлауланды, диделәр матбугат хезмәтендә.

Үлемнең сәбәбен белгечләр патологоанатомик экспертиза һәм лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә ачыклаган, дип аңлаттылар ведомствода.

Татарстанда 13 октябрьгә коронавирус аркасында 92 үлем очрагы теркәлгән.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X