Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда татарча сөйли торган курчаклар ясарга ниятлиләр

"Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда милли киемле һәм татар телендә сөйли торган уенчыклар җитештерә башлаячаклар. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питрәч районының Богородское авылыннан Эльза Хөснетдинова Президенттан “Минем матурым” һәм “Мин – татар” курчакларын күпләп чыгаруда ярдәм сораган. “Мин намаз укучы мөселман һәм татарча сөйләшүче татар курчаклары ясыйм. Президенттан шул проектны хуплавын сорадым, проект аңа ошады, безгә ярдәм итәчәк”, - дигән ул “Татар-информ“га.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны уңай бәяләгән. "Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак", - дип әйткән ул.

ТР Президенты шулай ук әлеге проектка Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәр лицее укучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итте, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Аларның бу һөнәргә өйрәнүе бик әһәмиятле. Аларга бу кызык булачак. Матди яктан ярдәм методларын карарга мөмкин", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев